Үсемлекләр чирләмәсен дип җыелган инде болар 🤔 ОБИ га (хәзер "Дом Лента" дип атала бугай) җыенган саен абзагыз, иң элек өйдәге запасларны кара дип әйт…
Ревус, Скор, Медеядан кала, калганнар - биологик зыянсыз чаралар. Ревус - фитофторадан, 20 көн, помидорны бер тапкыр эшкәрттек, бәрәңгегә сиптерергә була. Яхшы препарат, яңгырда юылмый. Скор - гөмбәле чирләрдән, җимешләре җыелганны көтеп тора, Медеяны шушы арада виноградка сибеп өлгерергә кирәк, 28 көн көтәсе була. Безнең виноград августта гына өлгерә әле. Медеяны ел саен алам, танылган виноградчы Леонтий Иванович киңәш иткән иде.
Шопоголизмның шундый төрләре дә була ахры 🙊