Мин хыялый кеше инде шундый, Әллә ниләр уйлап йөрим дә - Шул уйларым бер чынбарлык булып Тоела башлый минем күңелгә. Җа
Әллә ниләр уйлап йөрим дә -
Шул уйларым бер чынбарлык булып
Тоела башлый минем күңелгә.
Җаннарымда кайчак көтмәгәндә
Шатлык туа һичбер сәбәпсез.
Андый чакта миңа башкалар да
Яши кебек кайгы - хәсрәтсез.
Мин сөйгәннәр мине дә сөяр кебек,
Минем кебек өзелеп, ут йотып -
Бу дөньяда мәхәббәтттән кала
Бөтен нәрсәләрне онытып.
Бәхетем булса - бар да бәхетле күк,
Уңышым булса - бар да җиңүче.
Таза булсам - бар да сау - сәламәт,
Юктыр кебек авырыйм диюче.
Мин хыялый кеше инде шундый,
Үз уемнан үзем исерәм;
Матурлыгым булса - бөтенесен,
Кешеләр, мин сезгә күчерәм.
Сез алыгыз, бер дә тартынмыйча,
Сез алыгыз сайлап кирәген,
Миңа җитәр, үземә калса әгәр
Мәхәббәтттән тулы йөрәгем.
Фәнис ЯРУЛЛИН.