🍓 Бакча җиләге темасын дәвам итик.
Бездә: "Альба", "Азия", "Хоней", "Слоненок" сортлары. "Альба" - иртә өлгерә, "Азия" дә аннан бик калышмый, средне-ранний сорт санала, ул эрерәк. "Хоней" сорты күптәннән үсә, аның сабаклары нык, өскә таба күтәрелеп басып тора, җиләге җиргә тими. Җиләкләре нык, тиз йомшармый, әмма бик үк баллы димәс идем. Бу сорт югалып килә, яңартырга кирәк. "Слоненок" - эре инде, чын фил 🐘 аны башка сортлар белән бутамыйсың, шакмак формасында. Әмма җиләге сусыл аның, еракка алып барып җиткерә алмыйсың. Фотода: "Слоненок" сорты🍓
Азрак "Купчиха" бар, ул ваграк инде, аның каравы бик баллы. Күбрәк савытка түгел, авызга җыела. "Купчиха" өлгерә башласа, барыбызның да аяклар шунда таба китә 😊 бу сорт дым ярата, коры җәйне су сибеп тормасагыз, җиләге коры, вак булачак. Земклуниканың хәзер башка сортлары да бар. "Купчиха улучшенная" да чыккан. "Диана"ны мактыйлар. "Близнецы", "Мармелада" сортлары быел беренче тапкыр җиләк бирергә җыена, поздний сортлар дип карап торам. "Сады России"дан, алар начар сортлар тәкъдим итми иде. Карап карарбыз.
Ремонтантныйдан: "Елизавета 2" не үстерәбез. Үсентедән сатып алганы да, орлыктан үстергәне дә бар. Быел орлыктан ремонтант "Регина" сортын үстердем. Анысы кызым Регина булганга алынды. Мыек җибәрми торган каен җиләге ул, үсеп карасын 🍓🍓🍓 Каен җиләгенең Александрия сортын үстереп караган идек, вак булса да, бик тәмле, чын урман каен җиләге иде. "Регина"ның да отзывлары начар түгел.
Дусларым, сез нинди сортлар тәкъдим итәсез?