Кыярыгыз үсәдер бит, тозлый, маринадлый башладыгызмы?
🥒 Мин кыярны бер төрле генә маринадлыйм. Кияүгә чыкканнан бирле дисәм инде, шул уңайдан бер истәлек сөйлим әле.
Өйләнешкән елны ук бакча алдык дигән идем бит бер көнне. Кияүгә чыкканчы кыяр маринадлаганым юк иде. Авылда әнкәй салкын су белән тозлый иде. Аның кебек тозларга өйрәнә алмадым. Аныкы кетерди, минеке йомшара. Мин маринадлап калай капкач белән ябарга булдым. Иремнең олы апасыннан рецепт алдым да, эшкә керештем ❤️
🥒 3 литрлы банкага сарымсак, укроп, карлыган яфрагы, кыяр тутырасың, 2 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы салып, кайнар су агызасың. Суынганчы тотасың, кире кәстрүлгә бушатып кайнатып чыгарасың. Банкаларга шул тозлыкны тутырып, 2 аш кашыгы 9 %лы аш серкәсе өстәп, ябып, әйләндереп куясың.
Все, эш бетте! Ә минем Апаска кайтасы килә, киттек 🥰 Әйләнеп килсәк, 5 банканың өчесе аткан!
Булдыксыз килен буласы килми бит әле 🤔 Зәйдә яшибез, чүпне машина белән җыеп йөриләр, кемнең нәрсә ташлаганы бөтен подъезд кешесенә күренә 🤔
Кыскасы, кыярларның икенче партиясе башка рецепт белән ябылды. Ул минем аш-су китабында "Апа кыяры" дип сакланган. Үзбәкстаннан кайткан танышы биргән иде аны. Бу рецепт буенча кыяр "атмый", уксусы да күп түгел, борчылмагыз, барысы да таман!
🙃 "Сүз башым бит Шүрәле" дигәндәй. Бүген бакчада чүп утаганда иремнең икенче апасы: "Теге кетердәп тора торган кыяр рецептыңны яз әле, югалттым", - дип язды. Хәзер алар да мин биргән рецепт белән кыяр тозлый. Җиңел ясала ул, өйдә дә саклана. Сез дә ясап карагыз.