🌻 18 июль 💞 Идеаль гаилә көне. Идеальлекне һәркем үзенчә күз алдына китерәдер. Иң мөһиме - үзегезне бәхетле итеп сизеге
💞 Идеаль гаилә көне. Идеальлекне һәркем үзенчә күз алдына китерәдер. Иң мөһиме - үзегезне бәхетле итеп сизегез. Чөнки бүген, 18 июль - Бәхетле кеше көне дә!
💦 Яңгыр астында йөрү көне. Җәй яңгырлы, монысы көн саен диярлек үтәлеп тора ⛱
✅ Россия Дәүләт янгын күзәтчелеге органы оештырылганга - 99 ел.
✅ Россия Эчке эшләр министрлыгының хуҗалык хезмәте органнары көне.
🥒 Кыяр көне. Кыяр башкаласы - Суздаль шәһәрендә ел саен июльнең өченче шимбәсендә Кыяр көне уздырыла.
💐 Бүген туган көнен билгеләп үтүчеләрне котлыйм. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим ❤