🍒 Чияле шарлотка Бик йомшак була, кабарып пешә. Башка җиләкләр (кура җиләге, бөрлегән, кара карлыган) белән дә пешерә а
Бик йомшак була, кабарып пешә. Башка җиләкләр (кура җиләге, бөрлегән, кара карлыган) белән дә пешерә аласыз.
📌 2 йомыркага 200 г шикәр комы кушып, агарганчы тугларга, 120 мл үсемлек мае кушып тугларга, 200 мл сөт өстәп, тагын тугларга, бер чеметем тоз өстәргә. 10 г разрыхлитель, 320 г чамасы он кушып яхшылап болгатырга.
Сыек камырны майланган формага бушатырга, өстенә төше алынган чияләрне тезеп, 180оС кызулыктагы духовкага куярга.
🍒 Мине 1 чиләк чия көтеп тора әле. Төшләрен алып, туңдырам быел. Пироглар өчен.
💦 Казанда яңгыр коя.