Безнең быел викторияләр серая гниль белән чирләде, мин аларнын яфракларын кистем, хәзер аларны чирләрдән нәрсә белән эшкәртергә икән?
- Быел күп бакчачылар җиләк черүгә зарланды. Сәбәбе - җиләклекнең тыгызлануы, яңгырлар еш яву. Чир нык таралса, июльдә яфракларын кисәргә (чабарга) яки тапланган, зарарланган яфракларын, барлык мыекларын кисәргә кирәк. Җиләклекне Хорус (көн бик кызу булмаса), Скор яки Абига-Пик белән эшкәртергә кирәк. 1 процентлы бордос эремәсе сиптерергә мөмкин. Ныгып китсен өчен бер тапкыр. кычыткан әчетеп сибәргә була. Шул җитә, хәзер азотлы ашламалар белән мавыгырга ярамый, ул үсемлекнең кышка әзерләнүен тоткарлый.
Фосфор калий белән (мәсәлән, калий монофосфаты) ашлагыз. 1 кв. метрга 1 стакан исәбеннән көл сибәргә була.