Розалар ник чәчәк атмый?
Ун розамның быел икесе генә чәчәк ата, аларның да чәчәкләре аз. Нигә шулай икән?
Розаларның чәчәк атмавына начар кышлау сәбәпче булырга мөмкин. Чәй-гибрид, клумба розалары берьеллык ботакларында чәчәк атачак, шуңа алар кыштан каралып чыкса да, бу елны ук чәчәк атарга җитешә. Үрмәләп үсә торган розалар начар кышласа яки көздән киссәгез, чәчәк атмаячак. Тиз арада ныгып китсеннәр өчен каралган ботакларын сәламәт урынын да кертеп кисәргә һәм стимулятор (“Эпин”, “Циркон”) сибәргә, яздан ашларга, ярдәм итәргә кирәк. Старт өчен азот бирәләр. Күп бакчачылар ярдәм итәм дип зыян сала. Азотның да чамасы бар. Бер тапкыр ашлау тулаем җитә. Розаларга кычыткан әчетеп йөргәнем юк, ашлама алам. Хәзер розалар өчен махсус ашламалар да чыгарыла, анда тиешле матдәләр исәпләнгән, саналган. Буйские удобрении, Форте, Фертика - сыйфатлы. Июнь башыннан калий һәм фосфорга күчәргә кирәк, бу очракка ОМУ (органик-минераль) ашламалар яхшы. Утырканда да ОМУ ашламалар җайлы. Шуннан азотны бөтенләй туктатырга кирәк, югыйсә чәчәксез калачаксыз, ул котырып үсәчәк. 10 л суга 10-15 г калий монофосфаты кушып сибегез. Розалар көл белән тукландыруны ярата. Калий, фосфор һәм микроэлементларның тиешенчә керүе гөмбәле чирләр куркынычын да киметәчәк.
🌹 Розаның шиңгән чәчәкләрен секатор ярдәмендә кисәргә кирәк, орлыкланмасын. Кабат чәчәк атарга әзерләнсен өчен тулы яфракка кадәр төшеп (розаларның яфрагы 3 яки 5 тажлы була), кыйгачлап кисегез һәм калий монофосфаты белән тагын бер тапкыр ашлагыз. Әгәр тулы яфракка кадәр төшеп кисмәсәгез, бу ботак "сукыр" булып кала. Руслар аны "слепые побеги" дип атый, ягъни чәчәк күренмәячәк.