🥒 Кыяр тозлау Апас районында яшәуче якташ дустым Ринат Сәлимовтан кыяр тозлау рецепты: - 3 л лы банкага 3 аш кашыгы ту
Апас районында яшәуче якташ дустым Ринат Сәлимовтан кыяр тозлау рецепты:
- 3 л лы банкага 3 аш кашыгы тулыр тулмас тоз, 2 аш кашыгы шикәр комын алдан эретеп куям. Кыярларны җыеп, юам, очларын кисәм. Банка төбенә укроп чугы , карлыган, чия яфраклары, берничә түгәрәк борыч, лавр яфрагы , берничә тырнак сарымсак салып калдырам. Аннары тыгызламыйча кыярларны тутырам. Урта бер урынына һәм тутырып бетергәч яфракларны тагын салам. Иң өскә керән яфрагы куеп каплыйм.
Аннары тозлы һәм песоклы суны салып, өстенә салкын чишмә суы агызам. Капкач белан япкач, суы агып чыгарлык булмасын, яхшылап ябыгыз капрон капкач белән генә. Бер көн салкынча урында, әйләндергәләп торам. Аннары базга төшереп куям. Рассольниклар пешергәндә ашка менә дигән тозлы кыяр!