Төшке ашка бер тәмле әйбер пешердем.
Беренче тапкыр әзерләгәч, нәрсә икәнен әйтми тордым. Кузаклы фасоль дип уйладылар, тәмендә аерма юк диярлек. Сарымсак уклары сындырылып бетмәсә, пешереп карагыз.
✅ Суганны вак итеп турап, үсемлек маенда йомшарганчы кыздырырга. Сарымсак укларын 4-5 см озынлыкта турап салырга. Тәменчә тоз, борыч өстәргә һәм болгаткалап йомшарганчы пешерергә.
Макаронга да, бәрәңгегә дә менә дигән!