Помидор чирләре 🍅 Мозаика — үсентенең яфраклары җыерыла, бизәкле сары таплар төшә, аннан бөтерелә һәм корый (1нче фото).
🍅 Мозаика — үсентенең яфраклары җыерыла, бизәкле сары таплар төшә, аннан бөтерелә һәм корый (1нче фото).
❗️Орлыкларны чәчәр алдыннан марганцовка эремәсендә эшкәртү чирдән сакларга ярдәм итә.
🍅 Яфрак күгәреге (кладоспориоз) — яфрак астында көрән таплар барлыкка килә (2 нче фото). Сәбәбе — температураның кискен үзгәрешләре, югары дымлылык һәм салкын су сибү.
❗ Фитоспорин, Гамаир, Триходерма препаратлары белән помидоры өлгергәндә дә эшкәртергә була. Вегетация башында чирне кисәтү, дәвалау өчен Абига-Пик, Ордан, Хом кебек бакырлы препаратлар кулланыла. Үсентеләрне киләсе елда чирдән саклау өчен уңышны җыйганнан соң теплицаны йогышсызландырырга кирәк. Моның өчен 10 л суга 1 стакан бакыр купоросы кушарга кирәк.
🍅 Коры черек (вершинная гниль) — үсемлеккә дым, кальций җитешмәүдән килеп чыга (3нче фото). Коры череккә бирешә торган сортлар утыртмагыз.
❗ Суны даими сибегез. Чиргә бирешә башлаган үсентегә кальций селитрасы эремәсе (10 л суга 1 аш кашыгы кушыла) сиптерәләр.
🍅 Фитофтороз — туфрак, һава, яңгыр тамчылары аша зарарлый. Яфракларга кара таплар төшә, сабак акрынлап корый, ә дымлы һава торышында чери.
❗Чиргә бирешкән үсемлекне юк итәргә кирәк. Чәчәр алдыннан орлыкларны 15 минут марганцовка эремәсендә йогышсызландыралар. Үсентеләрне утыртканда чокырына да марганцорвка эремәсе (1 л суга 1 г кушып ясала) сибәргә була. Чирне кисәтү өчен үсентеләрне бакырлы препаратлар белән эшкәртәләр.
🍅 Караяк чире — туфрак аша зарарлый һәм үсентене ега
❗Үсентеләрне күчергәнче җирне бакыр купоросы белән эшкәртергә була. Орлыкларны куе чәчмәгез. Чиргә бирешкән үсентеләрне юк итәргә кирәк. Ул урынга марганцовка эремәсе сибәләр.