Пост канала ««Өмет» | «Омет»» от 28.03.2026
Без үскәндә бар да башка иде,
Чып-чын иде безнең дуслар да.
Юк-барны да кызык итеп сөйләп,
Тату уйный идек урамда.
Телефоннар да юк...юк интернет,
Урам безне һәрчак үз итте.
Көтү кайткан чакта белә идек
Авылдагы имеш-мимешне.
Иптәш кызның капка төпләрендә,
Күп торылды аны чакырып.
Әниләре эшкә киткән чакта,
Калдыралар иде эш кушып.
Агач башлары да калмагандыр,
Футбол типтек кызлар булсак та...
Кайтыр идем тик бер көнгә генә,
Бала чагым калган шул чакка.
Гөлфия Шиһапова.
🦋Шигырь ошаса, ❤куярга онытмагыз!
________
Монда тагын бер ШИГЫРЬ бар.