🐎Өйдә песи яки ат рәсеме эләргә ярыймы?
✅Күпләребезнең өендә төрле җәнлекләр, хайваннар төшкән матур рәсемнәр, сыннар бар. Аларны махсус сатып алмасак та, кайбер йортка ул календарь белән дә ияреп "керә". Ислам дине буенча хайван рәсемнәрен өйдә күренгән җиргә элеп куярга ярыймы❓
☪️Бу сорауга «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин җавап бирә.
–
Юк. Андый сурәтләр эленгән йортка Аллаһка дога кылучы рәхмәт фәрештәләре керми. Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте: “Фәрештәләр эт һәм җанлы нәрсәләрнең сурәте яки сыннары булган йортка кермиләр”.