РАББЫМ Рәхмәтемне дога итеп, Мин пышылдыйм күккә: Биргән кыйблаң, Тоткан кыйблам Тайпылмасын читкә. Раббым, Күңелдәг
Рәхмәтемне дога итеп,
Мин пышылдыйм күккә:
Биргән кыйблаң,
Тоткан кыйблам
Тайпылмасын читкә.
Раббым,
Күңелдәге иман нуры
Гел яктыртсын барыр юлны.
Җылыталсын салкын кышта
Йөрәгемдә булган туңны.
Раббым,
Сәҗдә төшә һәрбер колың,
Раббым,
Син онытма без барлыгын.
Раббым,
Рәхмәтемне дога итеп,
Мин пышылдыйм тагын.
©Булат Ибраһим