ҮЗ ХӘЛЕҢНЕ ЯХШЫРТУ ӨЧЕН НИНДИ ДОГА КЫЛЫП БУЛА?
Ә иң яхшысы күңелләрне чистартырга, үпкәләрдән котылырга ярдәм итә торган догадан башлау булыр:
اللهم وفقني ان اعفو عن الكل و احب الكل و
اتقوى نتيجة ذلك بالصحة و العافية
🤲🏻 «Әллааһуммә, вәффикънии ан а‘фувә ‘анил-күл, вә үхиббәл-күл, вә әтәкавва нәтиҗәтә зәәликә бис-сыйхха вәл-‘аафия».
🤲🏻 «Йә, Раббым, миңа һәр кешене кичерер өчен (гафу итәр өчен) һәм һәр кешене яратыр өчен тәуфыйк бир, һәм шул сәбәпле миңа сәламәтлек бир».