– Урамда хәер сорашучылар очраштыргалый.
– Без хәер сорашучының чын хәлен белмибез, бәлки ул сәдака акчасына ипи яки дару ала торгандыр. Аллаһы Тәгаләнең савабына ирешү өчен ихлас күңелдән биргәнсең икән, Аллаһ аны дөрес җиргә урнаштырачак. Акча гына сәдака саналмый, ризык белән бирергә дә ярый яки аның проблемасын чишү, хәлен җиңеләйтергә тырышу да саваплы эш.
– Сәдака бирергә теләп тә мөмкинлеге булмаган кешегә нишләргә?
– Мал сарыф итүне таләп итми торган яхшы гамәлләр кылып та савапка ирешеп була: зекер-тәсбих әйтү, кешеләргә ярдәм итү, хәтта елмаю да сәдака булып тора.
(Яңа Шигали мәчете имам-хатыйбы Данис Баһаветдинов белән әңгәмәдән)