Пост канала ««Өмет» | «Омет»» от 14.06.2026
Пәйгамбәребез Мөхәммәд сгс.нән: «Бер-берсе белән күрешкән ике кешенең кайсысы беренче булып сәлам бирә?» ‒ дип сораганнар.
«Аллаһ Тәгаләгә якынрагы», ‒ дип җавап биргән Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм.
✅ «Әссәләмү галәйкүм» дигән өчен – 10 әҗер-савап,
✅ «Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллааһ!» дип өстәп әйткән өчен – 20 әҗер-савап,
✅ «Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллааһи вә бәрәкәтүһ!» дип сәлам биргән өчен исә 30 савап языла, ди Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с.
Мәгънәсе: «Сезгә сәлам (иминлек), Аллаһның рәхмәте һәм бәрәкәте булсын!»
Хәерле кояшлы матур иртәләр булсын сезгә хөрмәтле дин кәрдәшләрем. Амиин!🤲
Рөстәм хәзрәт Гәрәев, "Биккол авылы мәчете."