Пост канала ««Өмет» | «Омет»» от 11.06.2026
🍵Ромашка төнәтмәсе
Ул йокысызлыктан коткара, нерв системасын көйли, тынычландыра. Әлеге төнәтмә организмны вируслардан да саклый. Әмма аны астмадан интеккән кешеләргә эчәргә ярамый!
🍶Җылы сөт
Сөт – «табигый антидепрессант». Ул организмны тынычландыра, кеше тынычлап йоклый.
🌱Бөтнек чәе
Ул арыганны баса, вирусларга каршы тора. Бөтнек чәе ашказаны белән эчәк авырулары вакытында да файдалы. Моннан тыш ул кан басымын төшерә, кандагы шикәр күләмен көйли.
🥤🍒Чия суты
Йокы гормонына уңай йогынты ясый, тынычландыра. Нерв системасына яхшы тәэсир итә.