Пост канала ««Өмет» | «Омет»» от 03.06.2026
☝Иртә өлгергән карбызларда нитратлар күп була, бу кешедә агулану китереп чыгарырга мөмкин.
Күңел болганырга, костырырга, баш авырту, 🫨әйләнү билгеләре булырга мөмкин. Балалар һәм өлкән яшьтәгеләр нитратлар белән агулануга аеруча сизгер була.
Карбызны август башында алу хәерлерәк.☝
Моннан тыш, карбызның тышы туфракта ята һәм шуның аркасында вирус һәм бактериаль инфекцияләр, шул исәптән сальмонеллез, эчәк таякчыгы һәм ротавирус чыганагы булырга мөмкин.
❗Карбызны агып торган су астында🚿сабынлап һәм щетка белән әйбәтләп юарга кирәк.✅
Бу язманы дусларыгызга да җибәрегез!
📱Безгә кушылыгыз:
| МАХ | ОК | ВК | САЙТ|