Пост канала ««Өмет» | «Омет»» от 10.05.2026
🔸Карлыганның күп уңыш бирү-бирмәве аның янында нинди үсемлекләр үсеп утыруына бәйле.
🔸Суган һәм сарымсак чәчсәгез, алар кайбер корткычларны булдырмаска ярдәм итәчәк. Җир җиләге, шпинат һәм базилик та карлыганга зыян китермәячәк.
🔸Ә менә карлыган янында кура җиләген утыртсагыз, ул карлыганны һәлак итәргә мөмкин. Шулай ук крыжовник белән күрше булу да бик үк уңыш китермәячәк, чөнки аларның уртак корткычлары бар. Аларны бер-берсеннән ераграк утыртырга кирәк.