Пост канала ««Өмет» | «Омет»» от 08.05.2026
🤲"Тән сәләмәтлеге - аз ашауда.
Җан тынычлыгы - гөнаһ кылмауда.
Тел тынычлыгы исә - күп сөйләшмәүдә.
🔹Без барыбыз да шатланабыз да, кайгырабыз да. Ләкин һәрвакыт шатлыгыбыз белән бергә шөкер итү булсын, ә кайгы белән бергә - сабыр итү.🤲
☝ Бер галим әйткән:
"Дөреслектә, бу дөньяда да җәннәт бардыр. Аның рәхәтлеген татый алмаган кеше, ахирәттәге Җәннәткә керә алмас".
Аннан: "Ул нинди җәннәт соң?" - дип сорагач, ул:
"Иман байлыгы җәннәте", - дигән.
Җомга мөбарәк булсын" 🤲
* Тимергали хәзрәт вәгазьләреннән.