Ни өчен мөселманнарда мәрхүмнәрнең кабер ташына фотосурәт куярга ярамый?
Бу сорауга Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җавап бирә:
– Ташка фото кую тәре кую белән бер. Сурәт булган җирдә фәрештә дә булмый, мәет рухына дога кылуыңнан да файда юк. Дога барып ирешмәгәч, мәет рәнҗеп тә ята.
Кайберәүләр кабер ташындагы мәет сурәте белән сөйләшә, бу исә аларны көфер дәрәҗәсенә төшерә.
Икенче берәүләр мәеттән, булыш дип, ярдәм дә сорый, бу да ярый торган эш түгел.
Без ярдәмне Аллаһтан гына сорарга тиешбез.