Гала-концерт акции «Мин татарча сөйләшәм!» в Казанском Кремле
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясе 2006 елдан башлап уздырыла. Быел әлеге акция 21 тапкыр үткәреләчәк һәм үз эченә 20дән артык чараны һәм проектны алачак. Акция Казан шәһәрендә генә түгел, Татарстан Республикасының барлык районнарында да оештырыла. Аның гомуми аудиториясе 20 меңнән артык кешене колачлый. Соңгы ун елда проект татар яшьләрен 50дән артык яңа музыкаль төркем һәм башкаручы белән таныштырды.
«Мин татарча сөйләшәм!» чарасы берничә юнәлешне берләштерә:
🔸️ 26нчы апрельгә кадәр – мәктәп балалары өчен «Казан Квест» квест-уены, татар яшьләре өчен «Казан Квиз» интеллектуаль уены, яшь музыкантлар өчен музыкаль бәйге, алар катнашында фатирник уздыру планлыштырылган;
🔸️ 26 апрель көнне исә – татар телендә иҗат итүче музыкантларның гала-концерты, татар дизайнерлары «Ташаяк» ярминкәсе, «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыру, шулай ук төрле интерактив чаралар һәм күргәзмәләр оештырылачак.