🎭 Татар театрының 120-еллык юбилее кысаларында чираттагы «Яңа татар пьесасы-2026» конкурсы игълан ителә Татарстан Респу
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2026» премиясенә конкурс игълан итәләр.
Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган, матбугатта бастырылмаган пьесалар тәкъдим итә алалар. Конкурс ябык; псевдоним белән имзаланган әсәрләр 2 экземплярда кабул ителә; автор турында белешмәләр ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла.
📆 Пьесалар конкурска 2026 елның 1 апреленнән 15 сентябренә кадәр кабул ителә.
📞 Өстәмә белешмәләрне 8 (843) 222-88-24 телефоны буенча яисә ntp@kamalteatr.ru электрон почтасы аша алырга мөмкин.