Бавыр торты🥧 Беленнәр өчен⤵️ Тавык бавыры ~ 500 г Йомырка ~ 2 штук Сөт ~ 200 мл Он ~ 100 г (чамалап салыгыз, камыр арты
Беленнәр өчен⤵️
Тавык бавыры ~ 500 г
Йомырка ~ 2 штук
Сөт ~ 200 мл
Он ~ 100 г (чамалап салыгыз, камыр артык куе булмасын)
Тоз, борыч ~ тәменчә
Кыздыру өчен көнбагыш мае
Эчлек өчен⤵️
Зур кишер ~ 2 штук
Суган ~ 2 штук
Сарымсак (киптерелгәнне салдым)
Тоз, борыч, прованские травы
Яшеллек булса бигрәк тә шәп🌱
Майонез
Әзерлибез⤵️
Бавырны элпәсеннән чистартабыз, салкын суда юып, суы саркыгач, 20 минут сөттә тотып алабыз. Блендер аша үткәрәбез, он, йомырка, тоз, борыч кушып болгатабыз. Камыр куе сметана хәлендә булса яхшырак (видеода күренә ).
Кишерне кырабыз, суганны турыйбыз, тоз, борыч, тәмләткечләр кушып, көнбагыш маенда кыздырып алабыз. Эчлек суынгач, бавыр тортын катламлап җыябыз, катлам саен майонез сылыйбыз, эчлекне таратабыз, бавыр беленнәре беткәнче кабатлыйбыз. Фантазиягә карап бизибез.
Бик тәмле.😋Саклап куегыз!
Рецепт ошаса, ❤️куярга онытмагыз!