Маринадланган ГОЛУБЦЫ🥬 Искиткеч тәмле, кетер~кетер килеп тора.😋 Җәйге рецептны кабатлап куйдым. Сез дә безнең кебек кә
ГОЛУБЦЫ🥬
Искиткеч тәмле, кетер~кетер килеп тора.😋
Җәйге рецептны кабатлап куйдым. Сез дә безнең кебек кәбестә яратасызмы ул❓Кәбестәдән ниләр әзерлисез❓Языгыз әле, дуслар!
КИРӘК:✨
Кәбестә ~ 1 штук
Кишер ~ 3 штук
Сарымсак ~ 6-8 теш
Тоз, борыч
МАРИНАД✨
Су ~ 1,5 л
Шикәр комы ~ 1 стакан
Тоз ~ 3 аш калагы
9%лы уксус ~ 0,5 стакан
Көнбагыш мае ~ 100 г
ӘЗЕРЛИБЕЗ✨
Кәбестәне кайнап торган суда 5-7 минут пешекләп алабыз. Ул арада эчлек әзерлибез➡️кишер белән сарымсакны кыргычтан үткәрәбез, шуңа кәбестә турап кушабыз. Тоз, борыч сибәбез. Кәбестә яфракларына эчлекне төрәбез.
Голубцыларны 3 л банкага яки эмаль кәстрүлгә тутырабыз.
Маринадны кайнатып чыгарып, алар өстенә салабыз. Кәстрүлдә булса авыр әйбер белән бастырып куябыз.
Суынгач холодильникта саклыйбыз.
🌟🌟🌟🌟🌟🌟🌟🌟🌟
2 вариант⤵️
Аджика белән маринад:
Кайнатылган су ~ 1, 5 л
Шунда ⬇️
1,5 аш калагы тоз, 2 аш калагы шикәр комы эретәбез, 1 чәй калагы 70%лы уксус эссенциясе, 1 чәй калагы аджика салып болгатабыз. Суытып кәбестә өстенә салабыз. Ике~ өч көн бүлмә температурасында тотканнан соң, суыткычка алып куябыз.
Кәбестәләр әзер🔥
Саклап куегыз📌
Рецепт ошаса🧡