Кура җиләгеннән ДЖЕМ 1 кг кура җиләгенә🍓 🟣Шикәр комы ~ 1,4 кг 🟣Су ~ 150-200 мл 🟣Лимон кислотасы ~ 10 г 🟣Желатин ~ 3 г
1 кг кура җиләгенә🍓
🟣Шикәр комы ~ 1,4 кг
🟣Су ~ 150-200 мл
🟣Лимон кислотасы ~ 10 г
🟣Желатин ~ 3 г
🟣Желатинны җебетү өчен су ~ 18 мл
ӘЗЕРЛИБЕЗ:
✅ Кура җиләген яхшылап юабыз, чүбеннән арындырабыз. Зур эмаль савытка бушатабыз.
✅Су белән шикәр комыннан сироп кайнатабыз. Әзер сиропны малина өстенә агызабыз һәм әкрен утка кайнатырга утыртабыз. Кайнап чыккач 15 минут пешерәбез.
✅Кайнатманы ныгытып болгатмыйбыз, ара~ тирә табагын селкетеп торабыз. Өстенә чыккан күбеген җыябыз.
✅Кайнатма әзер булырга 3 минут кала лимон кислотасы һәм суда эретелгән желатинны салабыз. Яхшылап болгатабыз.
✅Кайнар кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз һәм капкачлап куябыз.
Кайнатма әзер😍
Рецептны саклап куегыз📌
Дусларыгыз белән дә бүлешергә онытмагыз👍