Вяленые помидоры на зиму: рецепт с прованскими травами
(Рецепт белән икетуган сеңлем бүлеште❤️)
Үзем гел шушы рецепт белән 4~5 банка ясыйм👍
Кышын брускетталар (бутербродлар) ясап ашарга шәп🔥
КИРӘК:
💙сливасыман формадагы кызарып пешкән итләч помидорлар
💙0,5 чәй калагы шикәр комы
💙тәменчә тоз, ”прованс үләннәре” тәмләткече
💙базилик яки розмарин экстракты кушылган көнбагыш мае
💙3 теш сарымсак.
ӘЗЕРЛИБЕЗ:
💙Помидорларны яхшылап юабыз һәм сөлгегә тезеп киптерәбез.
💙Әзер помидорларны урталай бүлгәлибез дә, пергамент кәгазе җәелгән формаларга бер-берсенә тыгызлап тезәбез.
💙Алар өстенә 0,5 чәй калагы шикәр комы, тәменчә тоз, "Прованс үләннәре" тәмләткечен сибәбез.
💙Алга таба помидорлар тезелгән формаларны 100 градуска кадәр җылытылган духовкага яки сушилкага куябыз.
💙Духовканың ишеген бераз ачык калдырып, помидорларны 6 сәгать тирәсе киптерәбез.Шул вакыт эчендә көеп китмәсеннәр өчен аларны гел карап торабыз.
💙Ул арада тирән савытка көнбагыш мае салып, кайнап чыкканчы уртача утта тотабыз һәм кечкенә банкаларга тыгызламыйча, сарымсак белән чиратлаштырып тутырылган помидорлар өстенә коябыз.
💙Боргычлы капкачлар белән ябып, суыткычка куябыз.
Кыш көне киптерелгән, хуш исле помидорлардан🍅 авыз итәбез!
Тәмле булсын😋
Саклап куегыз📎
Рецепт ошаса 💙