Пицца камыры рецепты: 700 г он, 11 г чүпрә, 6 пицца
Артыгын морозилкага куеп, кирәк вакытта тагын пицца ясап ашарга була👍
Шушы камырдан советский таба белән 6️⃣ пицца чыкты.
Камыр өчен⤵️
Он ~ 700 г керде
Шикәр комы ~ 2 аш калагы
Коры чүпрә ~ 11 г
Тоз ~ 0,5 чәй калагы
Сөт ~ 250 мл
Су ~ 250 мл
Көнбагыш мае ~ 2 аш калагы
ӘЗЕРЛӘҮ⤵️
Он, шикәр комы, чүпрә, тозны тирән савытта болгатырга. Өстенә җылымса сөт+су, көнбагыш мае салырга һәм камыр басарга. Камыр кулга ябышыбрак тора, тагын 1 аш калагы көнбагыш мае салып, изеп бетерергә (бүтән он салмаска❗️). Җылы урында 40 минут кабартырга.
Әзер камырны берничә өлешкә бүлеп, юка итеп түгәрәкләп җәяргә. Аннан соң кетчуп сыларга, өстенә шакмаклап туралган колбаса, ярымбоҗралап туралган тозлы кыяр сибәргә, помидор, түгәрәкләп туралган маслины тезәргә. Кондитерский мешок аша майонез сыгарга. Иң соңыннан уылган каты сыр сибәргә.
180 градуска кадәр җылытылган духовкада 25 минут пешерергә⏰
Чәйләрегез тәмле булсын😊
Саклап куегыз📌
Рецепт ошаса, калдырырга онытмагыз💚