https://rutube.
Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез:
🔻 Хәтер мәңгелек. Яшел Үзәннең "Порт" яшьләр үзәгендә "Татарстан Геройларының хатыннары, балалары һәм әниләре" дигән фотопроект узды. Аны офицер хатыннары Берлеге үткәрә. Проектның төп максаты - туганнары Махсус хәрби операциядә гомерләрен биргән кешеләргә ярдәм итү.
🔻 Чисталык көненә рәхим итегез! Ленин урамында уза ул. Кыштан чыккач, аллы гөлле чәчәкләргә һәм яшел үләннәргә урын бирергә кирәк. Хакимият, проектлау конструкторлык бюросы һәм Горький ис. мәдәният үзәге хезмәткәрләре, механика көллияте студентлары бердәм рәвештә газоннар чистартырга чыга, тиздән төп урам территориясе язгы матурлыкка төренер.
🔻 Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көнендә Яшел Үзән район башлыгы Михаил Афанасьев Лидия Удовенко янында булды, аңа октябрьдә 100 яшь тула. Хәзер ветеран кайгырту йортында яши, ә 1942 елдан 1945 елга кадәр 16 яшьлек Лида Германиягә мәҗбүри эшләргә куылган. Аның истәлекләре-безнең сюжетта.
#выпускновостей #ЯшелҮзәнхәбәрләре #телекомпанияЗеленыйДол24
Новости Зеленодольска в МАХ