Казан блогеры, сәяхәтче Никита Кузнецов Казахстанга җәяүләп барган.
Ул 9 май көнне 17 килограмм авырлыктагы рюкзак белән Казаннан чыгып китә һәм июнь уртасында Казахстан чиген уза. Үзе кебек җәяү йөрергә яратучы, Кокшетау егете 20 яшьлек Мирас белән очрашу өчен ике мең километр чамасы юл уза. Алар Израильдә сәяхәт вакытында таныша. Шуннан соң интернет аша аралашып торалар. Ике дус Казахстанның Бурубай бистәсендә күрешкән.
Никита Мирасның туган ягы белән танышу өчен җәяүләп Алматага барырга уйлый. Һәм максатына ирешә. Казахстанда сәяхәт кылганнан соң, юлын Әфганстанда дәвам итәргә ниятли. Блогер белдергәнчә, виза алыр өчен документларын биргән инде. Никита Бишкәк, Ташкент, Дүшәнбе һәм Кабул шәһәрләре аша юлын дәвам итмәкче.