Менә тагын килеп җитте И мөбәрак җомга кич. Җомга кичтә кич утыру Борынгыдан калган ич. Әни - әби кич утырган, Укып "Йо
И мөбәрак җомга кич.
Җомга кичтә кич утыру
Борынгыдан калган ич.
Әни - әби кич утырган,
Укып "Йосыф китабы"н.
Мөселманга, без татарга
Газизрәк ни тагын?
Җитү кызлар кич утырып
Чигү чиккән бирнәгә.
Җомга кичне без югалтмыйк
Карамыйча бер нигә.
Җомга кич ул җыелуга
Әйбәт сәбәп, бер дигән.
Җомга кичнең ипле яме
Тулсын өйдә һәр өйгә.
Асия Юнысова