Узган ялда Арча районы Курса Почмак авылында Көянтәле урам бәйрәме узды.
Курса Почмак авылында элегрәк 15 тән артык чишмә булган. Өйдәге хатын-кызларга чишмәдән су алып кайтыр өчен бабайлар көянтә ясый торган булганнар. Әле авыл балта осталарына бай булганлыктан, берсеннән-берсе матур көянтәләр барлыкка килгән.
Бүгенге көндә дә бу йола саклана. Чишмәдән су алып кайтучы кызлар әбиләреннән калган көянтәләрләр белән су ташый.
Мәсәлән, Аргы як урамында Вазыйх абый Нафыйков ясаган көянтәләр әле дә хезмәттә. Бәйрәмгә килгән авылдашлар һәм кунаклар әлеге матур итеп бизәлгән көянтәләрне күрә алды. Шулай ук капка бизәлешләрен дә күзәтергә мөмкин булды. Жюри әгъзалары һәр бизәлгән капка төбенә килеп эшләрне бәяләде.
Уеннарда катнашып, матур җырлап-биеп күңел ачу өчен авыл халкы мәйданга юнәлде.
Аннан соң иң матур көянтә бизәүчене билгеләделәр. Катнашкан һәрберсенә дә бүләк тапшырылды. Бу бәйрәм ел да уздырылып, әби- бабайлардан килгән гореф-гадәтләр онытылмасын иде.