СөбханАллаһ , күпме вакыйга!!! 🤩🤩🤩 Өлгер генә! 15 июнь минем кадерле ирем дөньяга килгән көн һәм без ул көнне һәр елны төрле шәһәрләрдә НЛ туган көне белән бергә үткәрәбез, быел НЛның да юбилей, Ниязның да! Ничә яшь дип уйлыйсыз? Беренче дөрес язучыга "5ле" куябыз ❤️ Котлауларыгызны укытырмын ❤️❤️❤️
Команда кызларыбызга кичә профессиональ фотосессия бүләк иттек әле, ансын онытканмын икән 🤍🤍🤍
Әнине ияртеп, команда кызларының бер өлеше белән бүген теплоходта йөрдек, без контурлы карталарда сызып өйрәнгән Обь елгасын үз күзләребез белән күрдек. Аллаһка шөкер, искиткеч киң илебез, искиткеч!
Вакыйганың икенче көнендә мин 2 тапкыр сәхнәгә чыктым, монда 9000 халык, бу сәхнәгә кешеләр бер генә чыгарга да хыяллана, ә мине Аллаһ ике тапкыр чыгарды... Аллаһның планнары бик зур, 6 ел элек мин гөнаһсызга эшсез калдырылган кеше идем, кая барырга белмәүче кеше идем, ә бүген ике тапкыр нинди зур сәхнәгә чыктым, Аллаһ күтәрүче дә, төшерүче дә! ӘлхәмдүлиЛләһ! Рәхмәт җылы сүзләрегез өчен, минем командам, партнерларым, клиентларыма аеруча зур рәхмәт, бу уртак җиңү!
Монсы минем НОВОСИБИРСКка килгән команда кызларым! 🤩🤩🤩