Аллаһы Тәгалә иң яраткан дога: لا حول ولا قوة الا بالله ✅«Ләә-хәүлә үә ләә кууәтә иллә-билләһ». ✅Мәгънәсе: «Бөтен к
لا حول ولا قوة الا بالله
✅«Ләә-хәүлә үә ләә кууәтә иллә-билләһ».
✅Мәгънәсе: «Бөтен көч-куәт фәкать Аллаһы Тәгаләдә».
✅Пәйгамбәребез ﷺ: “Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрнең дәвамлы булуын теләп күп итеп «Ләә-хәүлә үә ләә ҡууәтә иллә-билләһ» догасын укыгыз», -дип әйтә.
✅Икенче бер хәдистә: «Лә хәүлә вә лә кууәтә иллә билләһ» дигән сүзне күп әйтегез, чөнки бу сүз оҗмах хәзинәләреннән бер хәзинәдер”.
✅Әт Тәбәранидән килгән хәдистә «Ләә-хәүлә үә ләә кууәтә иллә-билләһ» догасын Пәйгамбәребез ﷺ Җәннәт капкасы дип атый. Миграҗ кичәсендә очрашканда Ибраһим галәйһиссәлам әйтә: “Әй Мөхәммәт, өммәтеңә әйт, үзләренә бу дөньяда ук җәннәт бүләкләре чәчсеннәр”, -ди. Пәйгамбәребез ﷺ сорый: “Нинди үсентеләр алар?”. Ибраһим пәйгамбәр аңа «Ләә-хәүлә үә ләә кууәтә иллә-билләһ»,- дип җавап бирә.
🕌Әниләр мәчете.
Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler
ТГ https://t.me/mechet_eniler