✅Булганына шөкер итик.
Килде шундый замана,
Бар кеше дә зарлана.
Нидер җитми күңелгә
Бик күп кирәк һәркемгә.
Булганына шөкер итеп,
Нигә яши белмибез.
Күрәсең, без, кешеләрне
Җиңәдер нәфесебез.
Аллаһ биргән малыбызга,
Шөкер итә белмибез.
Күңелебез туйса да,
Туймый безнең күзебез.
Тормыштан зарланмыйча
Өйрәнсәк иде яшәргә.
Малны Аллаһ бирә бит ул,
Тигез итеп һәркемгә.
🕌Әниләр мәчете.
Языл: https://max.ru/mechet_eniler