10.07.2026 15:30
- Мәчеттә укылган өйлә яки икенде намазы шуңа керәме? – Мәчеткә кергәнсең икән, анда мәчет намазы укып чыгу сөннәт. Сез кергәндә, әйтик, өйлә намазы җиткән икән, шуны укыйсыз, бу шулай ук мәчет намазыннан китә. – Намаздагы сүрәнең берәр хәрефен дөрес итеп ятламыйча, тел бер күнегеп китеп, ул гел шулай әйтелсә нишләргә? – Кеше аны төзәтергә тырышырга тиеш. Ләкин ул хата ике төрле булырга мөмкин: мәгънәне үзгәртә яки үзгәртми торган. Соңгысы булса, куркыныч түгел. Мәгънәне үзгәртә торган булса, төзәтергә ашыгырга кирәк. Ятлаган сүрәләрне берәр остазга укып күрсәтергә оялмагыз. Минем ятлаганым д…